Празат Исәнбәт – татар режиссеры.
Ул 1927 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә танылган татар язучысы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туа. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында актер һәм режиссер факультетларында белем ала.
Ярты гасырлык иҗади юл дәвамында Г.Камал исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә Празат Исәнбәт белән күп образлар иҗат ителде (Кодар образы, Дерамо, Васильков һ.б.). Режиссер буларак ул җитмештән артык татар, рус, чит ил драматургларның әсәрләрен сәхнәгә куйды: Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил” һәм “Гөлҗамал” пьесалары, Гильерме Фигейредоның “Эзоп”, Жан Батист Мольерның “Тартюф”, Шекспирның “Мера за меру”, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” , Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?”, Галиәсгар Камалның “Банкрот”, “Бәхетсез егет”, Фәтхи Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, “Яшь йөрәкләр”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” һ.б. шундый зур күләмле әсәрләре аша Празат Исәнбәт татар театры тарихында җуелмас эз калдыра.
Соңгы елларда режиссер Гаяз Исхакыйның әсәрләрен сәхнәгә кайтару эше белән шөгыльләнгән («Зөләйха», «Җан Баевич» һ.б.)
Празат Исәнбәт 2001 елның 15 декабрендә вафат була.
Илдус Якупов – татар композиторы.
Ул 1935 елның 9 октябрендә Ульян өлкәсеннең Иске Атлаш авылында туа. Музыкаль белемне ул Казан музыка училищесында һәм консерваториядә ала. 1960 еллардан башлап, бер-бер артлы опералар, балетлар, симфонияләр, төрле музыка кораллары өчен аерым пьесалар, җырлар, романслар иҗат итә башлый. Ул еш кына дөнья әдәбиятына мөрәҗәгать итә, Бомарше, Андерсен, Гоголь, Беляев әсәрләре белән дулкынланып, зур күләмле әсәрләр тудыра. 1991 елны Илдус Якуповның М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Джанни Родари әкияте буенча язылган “Джельсомино ялганчылар илендә” исемле операсы зур уңыш белән барды. Балалар өчен язылган бу опера тамашачыларны көйләргә байлыгы, күңелгә ятышлылыгы белән сокландырды.
Композитор татар шагыйрьләре сүзләренә лирик һәм эстрада җырларын да яза. Алар арасында «Яшьлегемә кире кайтыр идем», «Язгы таң», «Зәңгәр күккә карап атлыйм», «Яратам», «Сайра, тальян», «Үрмәгөл» һәм башка җырлар бар. |